Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең телевидениегә ышануы 9 елда 30 процентка кимегән


Русияләрнең телевидение хәбәрләренә ышану дәрәҗәсе тугыз ел эчендә 79 проценттан 49 процентка кадәр төшкән. Соңгы биш елда 12 процентка кимү күзәтелгән.

Интернет басмаларга ышаныч әлеге вакыт аралыгында җиде проценттан 24 процентка кадәр арткан. Бу хакта Левада үзәге сораштыру нәтиҗәләренә сылтанып "Ведомости" яза.

Респондентларның дүрттән бер өлеше пенсия яшен арттыру темасы телевидение яңалыкларына караганда, интернетта объективрак яктыртыла дип саный. Моннан тыш, респондентлар сәясәтчеләр һәм түрәләр тормышы һәм байлыгы, икътисади вазгыять, протест чаралары һәм тышкы сәясәт интернетта "тулырак һәм объективрак" яктыртыла дип тә белдергән.

Шулай да, сораштыруда катнашучыларның 73 проценты әлегә яңалыкларның төп чыганагы дип телевидениене атый. 18 яшьтән 24 яшькә кадәр кешеләрнең 49 проценты телевизор карый, 51 проценты интернетны сайлый. Ә 55 яшьтән өлкәнрәкләрнең 89 проценты яңалыкларны телевизордан ала, 18 проценты гына интернетка керә.

XS
SM
MD
LG