Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиягә карата шәхси чикләүләрне ярты елга озайтты


Брюссельдә Европа парламенты
Брюссельдә Европа парламенты

Европа берлеге Русиянең кайбер ватандашларына һәм Донбасс фетнәчеләренә шәхси чикләүләрне тагын ярты елга озайтты.

Кара исемлектә 155 физик зат һәм 44 ширкәт. Алар Кырым аннексиясе яки Украина көнчыгышындагы низаг белән бәйле. Чикләүләр, аерым алганда, ул затларга Европа берлегенә керүне тыя һәм банк хисапларын туңдыра.

Европа берлегенең Русиягә карата икътисади, шәхси чикләүләреннән тыш, шулай ук Кырымның үзенә карата да санкцияләр бар.

Европаларга аннексияләнгән ярымутрауга инвестицияләр кертү, анда күчемсез милек алу һәм тауарлар сату тыела.

Июньдә Италия премьер-министры Джузеппе Конте Русиягә карата чикләүләрне автомат рәвештә озайтуга каршы чыкты. Шул ук вакытта АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашуда ул Мәскәүгә карата чикләү чараларыннан баш тартуны "акылга сыймаслык" дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG