Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге рәисе Рушания Билгилдиева тоткарланган


Рушания Билгилдиева
Рушания Билгилдиева

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, Казан думасы депутаты Рушания Билгилдиева тоткарланган. Ул 24 кешедән зур күләмдә акча урлауда шикләнелә.

Пәнҗешәмбе Рушания Билгилдиевадан Тикшерү комитетында сорау алганнар һәм тоткарлаганнар. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат вәкиле белдергән дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

5 сентябрь Татарстанның тикшерү комитеты Билгилдиевага карата 24 эпизодтан торган җинаять эше ачкан иде. Депутат һәм аның ире теркәлгән биш адреста тентүләр узды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, "Пассаж" күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе буларак Билгилдиева үз исеменнән мөштәриләр белән килешүләр төзеп, аларга җир кишәрлекләре сату, анда газ, су, электр кертергә вәгъдә биргән. Әмма вәгъдәсендә тормаган. Зыян күләме җиде миллион сум тәшкил итә диелә.

XS
SM
MD
LG