Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда кырымтатар активисты йортында тентү узган


Осман Белялов йортында тентү
Осман Белялов йортында тентү

Бакчасарайда "Крымская солидарность" оешмасы активисты Осман Белялов йортында тентү узган. Аның әтисен полициягә алып киткәннәр. Тагын ике активист тоткарланган.

Тентү вакытында Осман Белялов өендә булмаган. Пәнҗешәмбе иртүк ул Акмәчеткә киткән, әмма барасы җиренә барып җитмәгән. Активистлар аның белән элемтә юк, кая икәнлеге билгесез ди.

Тентүдән соң Осман Беляловның әтисен полиция бүлегенә алып киткәннәр дип хәбәр ителә "Крымская солидарность" оешмасының Facebook сәхифәсендә.

Тентүне камерага төшереп торучы активистлар Селим Тейфуков һәм Эльдар Умеров та тоткарланган диелә.

Осман Белялов - 2017 елның октябрендә "Хизб ут-Тәхрир"дә (Русиядә тыелган оешма) катнашуда гаепләнеп тоткарланган Мемет Беляловның бертуганы.

Осман Белялов
Осман Белялов

2016 елда аннексияләнгән Кырым мәхкәмәсе Осман Беляловка 10 мең сум күләмендә штраф салган иде. Аны "килештерелмәгән митингта" катнашуда гаепләделәр. Ул вакытта кырымтатарлар йортларында тентүләр уздыру турында белгәч, активистлар бер кафе янында җыелып торган иде.

"Крымская солидарность" иҗтимагый хәрәкәте Кырымда адвокатларны, активистларны һәм сәяси тоткыннарның туганнарын берләштерә.

XS
SM
MD
LG