Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лихачев Русия үзәк сайлау комиссиясеннән китүен белдерде


Василий Лихачев
Василий Лихачев

Заманында Татарстан вице-президенты һәм Дәүләт шурасы рәисе булган Василий Лихачев Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалыгыннан китү турында гариза язган.

Лихачев әлегә кайда эшләячәген әйтми, 20 сентябрьдән ялга китүе турында гына әйтә. "2 октябрьгә кадәр ял итәм, аннары бер атна Татарстанда булырга планлаштырам" дигән Лихачев "БИЗНЕС Online" басмасына.

Василий Лихачев Үзәк сайлау комиссиясендә чит илләрдәге сайлау бүлгеләре белән эшләү, халыкара күзәтүчеләр чакыру өчен җаваплы иде. Моннан тыш, ул Түбән Новгород, Омски, Самар һәм Ростов өлкәләрендәге сайлаулар белән бәйле эшчәнлек алып барды.

Василий Лихачев Татарстан белән тыгыз бәйле. 1992 елда ул республика вице-президенты итеп билгеләгән иде. 1995 елда ул аннан киткәч, бу вазифа да бетерелде.

1995-1998 елларда Лихачев Татарстан парламентын җитәкли, Русия Федерация шурасы рәисе урынбасары була.

Парламенттан киткәч, ул Брюссельдә биш ел Русиянең Европа берләшмәсендә даими вәкиле булып эшли, ә аннан соң кире парламент эшчәнлегенә, Федерация шурасына кайта.

Василий Лихачев Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә төзүдә дә катнаша.

Үзәк сайлау комиссиясенә ул президент квотасы белән 2016 елда чакырыла.

XS
SM
MD
LG