Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре нигезендә куелган спектакльләр декадасы узачак


Әтнә театрында "Югалган көн" спектакле
Әтнә театрында "Югалган көн" спектакле

8-11 ноябрь Казанда татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Декадада Хакас милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Чаллы шәһәрләреннән татар театрлары катнаша.

Спектакльләр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур һәм кече сәхнәләрендә, шулай ук Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтеләчәк. Декада Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысасында үтә.

Топанов исемендәге Хакас милли театры һәм Чаллы дәүләт татар драма театры "Өч аршын җир" спектаклен тәкъдим итәчәк, Әлмәт татар дәүләт драма театры "Кар астында кайнар чишмә" һәм "Оҗмах капкасы" спектакльләрен күрсәтә. Шулай ук декада кысаларында Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры – "Югалган көн", Тинчурин театры – "Ефәк баулы былбыл кош", Түбән Кама татар дәүләт драма театры "Яра" спектаклен һәм Камал театры "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итәчәк.

Быел киң җәмәгатьчелек Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгын билгеләп уза. Ел дәвамында республикада халык язучысына багышланган чаралар оештырыла.


XS
SM
MD
LG