Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләренең өчтән берендә яман шештән үлүчеләр саны арткан


2017 елда Русия төбәкләренең өчтән берендә яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны арткан дип белдерә Гомумрусия халык фронты һәм "Сәламәтлек" фонды. Тагы берничә төбәктә онкология авыруларын соңгы дәрәҗәгә җиткәч кенә ачыклыйлар.

Халык фронты һәм "Сәламәтлек" фонды Русия сәламәтлек саклау министрлыгының 2016-2017 елларда яман шеш авыруларын ачыклау турындагы мәгълүматларын анализлаган. Русиянең 85 төбәгенең 30ында яман шештән үлүчеләр саны арту күзәтелә. Әлеге саннарны РБК китерә.

Иң күп арту Магадан өлкәсендә (7,7%), Дагыстанда (7,2%), Башкортстанда (6,9%), Калмыкстанда (6,8%), Акъярда (6,5%).

Шул ук вакытта бар Русиядә яман шештән үлүчеләр саны 2,4 процентка кимегән.

Экспертлар шулай ук авыруны ачыклаганнан соң бер ел эчендә үлүчеләрне санаган. Әлеге күрсәткеч 22,5% тәшкил итә. Бу - зур сан диләр Халык фронтында.

57 төбәктә әлеге күрсәткеч тагын да зуррак. Иң югарылары Чукотка, Якутия, Хакасия, Яһүд автоном өлкәсендә, Тула өлкәсендә теркәләгән.

2018 елның мартында сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бер ел эчендә үлүчеләр саны күрсәткечен 22,5 проценттан 12 процентка кадәр киметергә, ә яман шешне иртә ачыклау күрсәткечләрен һәм исән калучылар (диагностикадан соң биш ел) санын 70 процентка җиткерергә кирәк дип белдергән иде. Русиядә әлегә бу саннар 56 һәм 54 процент тәшкил итә. Алга киткән илләрдә - 70 процент тирәсе.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, онкология авырулары диагнозларының гомум саны 2017 елда 3 процентка, 599,3 мең очрактан 617,2 мең очракка арткан.

XS
SM
MD
LG