Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finnair очкычы Казанга барып җитмичә кире Һелсинкига кайткан


Һелсинкидан Казанга очучы Finnairның AY721 очкычы Татарстан башкаласына 15 сентябрьдә 2.25 минутта килеп җитәргә тиеш иде.

Бүген Һелсинки-Казан очкычындагы 59 юлчы Татарстан башкаласына тиешле вакытта кайтып җитә алмаган. Юлчылар сүзләренчә, инде Һелсинкидан очып китеп ике сәгатьләп узганнан соң пилот кире борылуларын хәбәр иткән.

- Безнең очкыч Казанга соңга калып очты, чөнки Париждан унлап кешене көтте. Аларның очкычы бер сәгатькә соңга калып килде. Инде Түбән Новгородка килеп җиткәндә пилот кире Һелсинкига кайтуыбызны хәбәр итте. Стюардессалар ниндидер техник җитешсезлекләр булуы һәм аны бары Һелсинкида гына хәл итеп булуын әйтте, дип сөйләгән "Idel.Реалии" хәбәрчесенә Казанга кайтучы юлчы.

Һелсинкига кире килүчеләрне чиратка басарга һәм көтәргә сораганнар. Ике сәгать узып та беркем килмәгәч халык канәгатьсезлеген белгертә башлаган. Финляндиядәге Русия илчелегенә шалтырату тәкъдиме дә яңгыраган. Шуннан соң чиратка полиция вәкиле килгән һәм һава ширкәте хезмәткәрләре эшне башлаган.

Юлчыларга Казанга Мәскәү яки Петербур аркылы кайту, яисә инде сишәмбегә каршы төндә очачак Finnair очкычын көтү тәкъдим ителгән. Шенген визасы булганнарны Finnair башка офиска җибәргән. Ширкәт туклану өчен 17 евролык ваучер биргән. Туры Казанга очышны көтеп калган юлчыларга отельдәге бүлмәләр түләнгән.

Finnair Һелсинкидан Казанга 2014 елның августыннан очышлар башлады. Ул атнасына өч тапкыр оча. 2018 елның октябреннән ширкәт Казан һәм Самарга очышларны алты айга туктата. Очышлар 2019 елның апреленнән генә башланачак.

XS
SM
MD
LG