Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "VII Якупов укулары" узачак


Вәлиулла Якупов
Вәлиулла Якупов

20 сентябрьдә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә "VII Якупов укулары" фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Чара танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Якуповның тууына 55 яшь тулуга багышлана.

Якупов укуларын Татарстан мөселманнары диния нәзарате Русия ислам институты һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе белән берлектә оештыра. Конференциянең максаты – күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте. 4 сентябрьдә Вәлиулла Якуповның тууына 55 ел булды.

Якупов укуларында аның элекке хезмәттәшләре – Русиянең төрле өлкәләреннән мөфтиләр, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең катнашуы көтелә. Конференциядә шәкертләр дә чыгыш ясаячак.

Фәнни-гамәли конференциядә "Таян Аллага!" әдәби бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Моннан тыш, республика дини уку йортларының иң яхшы шәкертләренә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясен тапшыру күздә тотыла.

Вәлиулла хәзрәт Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан иҗтимагый пулаты әгъзасы, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире иде. Ул 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 2012 елның июль аенда террор һөҗүмендә атып үтерелә.

XS
SM
MD
LG