Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Русия белән дуслык килешүен вакытлыча гамәлдән чыгарды


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Русия белән дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык килешүен вакытлыча гамәлдән чыгару турында фәрман имзалады.

Моңа кадәр Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы хуплаган документ гамәлгә керде. Әмма килешүнең юридик көчен туктату өчен Югары Рада карары кирәк, чөнки 20 ел элек документны Украина парламенты ратификацияләгән иде. Бу хакта "Еровпейская правда" яза. Якын араларда Рада әлеге мәсьәләне карар дип көтелә.

Килешү 1997 елның 31 маенда 10 елдан соң автоматик рәвештә озайтылу шарты белән имзаланган иде. Ул 1999 елның 1 апрелендә гамәлгә керде. Документ ике тараф арасында стартегик хезмәттәшлек, булган чикләрнең саклануы һәм илләрнең бербөтенлеген хөрмәт итү принципларына нигезләнде.

2014 елда Русия Украианың бер өлешен - Кырым ярымутравын аннексияләде. Киев һәм Көнбатыш илләре Кремль Донбасстагы фетнәчеләргә ярдәм итә дип тә тәкърарлый. Шулай итеп Мәскәү дуслык турындагы килешүе бозды диелә. Русия фетнәчеләргә ярдәм итүен кире кага, ә Кырым аннексиясен "кушылу" дип атый.

Кремль Украинаның әлеге адымын акылсыз гамәл дип атады һәм бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне начарайта дип белдерде.

XS
SM
MD
LG