Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һадиуллин: Татар теле програмнары урыс теленә тәрҗемә ителергә тиеш


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

17 сентябрь Татарстан мәгариф министрлыгы Казанның татар теле укытучылары белән очрашу оештырды. Чарада Мәскәүдән киләчәк тикшерүчеләр өчен татар телен укыту програмнары урыс теленә тәрҗемә ителергә тиеш дип игълан ителде.

Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү програмнары 2019 елның 1 гыйнварына кадәр урыс теленә дә күчерелергә тиеш. Моның хакта 17 сентябрь Казанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин белдерде.

Мәгълүм булганча, моңарчы укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе буенча програмнарны татар телендә генә яза иделәр. Програмнарны урыс телендә язу кирәклеген министры урынбасары ихтимал тикшерүләр белән аңлатты. "Бүген булмаса, иртәгә, яисә ярты елдан соң Мәскәүдән килгән тикшерүләр беренче итеп ни өчен татар теле һәм әдәбияты програмнары бер телдә генә язылган дип сораячак. Килгән кешеләр өчен урысча да язарга кирәк", диде Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, бу эш хәзерге вакытта алып барыла инде. Мәктәпләргә урысча язылган үрнәк програмнар төшерелде. Шул ук вакытта журналларда темалар татарча язылачак, ди Һадиуллин. "Кем генә килмәсен, кем генә әйтмәсен", диде ул. Аның сүзләренчә, бу Русия мәгариф министрлыгы департаменты җитәкчелеге белән килештерелгән.

Министр урынбасары шулай ук хәзерге вакытта уку планнарының вариантлары булмавын белдерде. "Нинди уку планы булуга карамастан, ана теле һәм әдәбияты фәнен уку канун нигезендә мәҗбүри", дип белдерде Һадиуллин.

Шул ук вакытта ул төрле мәктәптә бу дәресләрнең төрле санда булуын да таныды. Ана теле һәм әдәбияты 2 сәгать кенә булган мәктәпләр Татарстанда бик аз, алар барысы да профильле укыту юнәлешендә эшлиләр, ди министр урынбасары.

Очрашуда шулай ук чыгыш ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар теле укытучыларын балаларны татар телен яраттырырга чакырды. Моны яңа китаплар, методикалар ярдәмендә башкарырга кирәк, ди ул. "Әлифбаны, сүзләрне үзгәртеп булмый, карашны үзгәртергә кирәк", диде министр.

XS
SM
MD
LG