Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриядә Ил-20 очкычын бәреп төшерү өчен Израилне гаепләде


Русиянең Ил-20 очкычы

Русия саклану министрлыгы Урта диңгез өстендә Сүрия ярларына якын урында бәреп төшерелгән Ил-20 очкычында 15 кешенең һәлак булуын раслады һәм һөҗүм өчен Израилне гаепләде.

Саклану министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конешенков Сүрия күгендә Ил-20 очкычын бәреп төшерүне "Израил очучыларының алдан уйланылган провокациясе" дип атады. Конешенко сүзләренчә, алар Русия очкычын Сүриянең ракет корылмасы утына юлыктырган. Министр вәкиле шулай ук Израилне планлаштырылган хәрби операция турында хәбәр итмәүдә гаепләде.

Саклану министрлыгы Израилнең әлеге адымына "җавап гамәлләр кылу" мөмкинлеге турында да белдерде. Израил әлегә бу белдерүләргә җавап бирмәде.

Русиянең Ил-20 очкычы Сүриянең һава көчләренә каршы торучы корылмадан бәреп төшерелде. Әлеге хәл дүшәмбе кич Латакия вилаятендә Израил һөҗүмнәренә каршы торганда булды.

Израил Сүрия президенты Бәшәр Әсад көчләре ныгытмаларына әледән-әле һөҗүмнәр ясап тора. Русия - Әсадның төп беректәше. Соңгы көннәрдә Русия авиациясе Идлиб вилаятендә кораллы оппозиция сугышчыларына каршы һөҗүмнәрдә катнаша. Халыкара җәмәгатьчелек төбәктә бәрелешләр булдырмау яклы.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG