Русиядә 2024 елга кадәр куәт оешмалары хезмәткәрләре һәм түрәләр өчен махсус мобиль элемтә челтәре барлыкка килергә тиеш. Мондый тәкъдим "Дигитал икътисад" милли програмында язылган дип хәбәр итә "Ведомости".
Челтәр LTE-450 технологиясе нигезендә эшләячәк. Әлеге технологиягә мәгълүматны тапшыруда югары тизлек хас диелә документларда. Бу диапазонда җиһазлар рация буларак эшли һәм видеолар тапшыра алачак.
450 мегаһерц диапазонындагы ешлыкларны "Т2 РТК холдинг" (Tele2 бренды) куллана дип сөйләгән басма чыганаклары. Tele2 вәкилләре ширкәт проектта катнашырга әзер һәм әлеге вакытта моны хакимиятләр белән килештерү бара дип белдергән.
Мондый челтәрне төзү өчен күпме акча кирәк булачагы турында белдерелми. Илкүләм програмның гомум чыгымнары 73,4 миллиард сум тәшкил итә.
Tele2 ширкәте моңа кадәр LTE-450 челтәрен Русия футбол дөнья беренчелеге вакытта ашыгыч хезмәтләр элемтәсе өчен кулланды.