Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Кырымда кырымтатар автономиясен булдыруны тизләтергә чакырды


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

19 сентябрь Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе, Украина Югары Радасы депутаты Рефат Чубаров Украина президентын Кырымда кырымтатар автономиясен торгызу өчен Конституция комиссиясе утырышын җыярга чакырды.

Кырымда кырымтатар автономиясен торгызу өчен махсус эшче комиссия эшләп чыгарган тәкъдимнәрне башта Конституция комиссиясе хупларга тиеш, ләкин бу комиссия җыелышын президент чакырырга тиеш. Рефат Чубаров 19 сентябрь Югары Рада мөнбәреннән чыгыш ясап Конституция комиссиясе җыелышын кичектермичә чакыруны сорап президентка мөрәҗәгать итте.

"Мин Украина президентын якын көннәрдә Конституция комиссиясе утырышын чакыруын, Украина Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләр проектын Конституция комиссиясе карап чыгуын һәм аларның Югары Рада карамагына юллануын сорыйм", диде Чубаров.

Кырым оккупациядә булса да анда кырымтатар автономиясен булдырырга кирәк диде ул һәм Украина җәмгыятен, халыкара җәмәгатьчелекне "Кырымның деоккупациясе өчен мобилизацияләргә" чакырды.

Конституция комиссиясе әгъзасы, "Батькивщина" фракциясе депутаты Сергей Соболев комиссия Кырымның статусы турында тәкъдимнәрне карарга әзер диде. "Мин аңламыйм, ни өчен илбашы комиссияне чакырмый. Анда күп дигәндә бер атналык эш. Минем фикеремчә, бу мәсьәләне кичектирмичә хәл итү кирәк", диде ул.

Кырымтатар халкы лидеры, президентның кырымтатар мәсьәләләре буенча вәкиле, депутат Мостафа Җәмилев исә үзгәрешләрнең бу елда кертелүенә шик белдерде.

"Конституция комиссиясе тупланса да, төрле бюрократик процедуралар аркасында үзгәрешләрнең яңа елга хәтле кертеләчәгенә ышанмыйм. Коституция комиссиясе–Югары Рада–Конституция мәхкәмәсе–Югары Рада юлын узу өчен вакыт кирәк. Әлбәттә, без аларны ашыктыра алабыз, ләкин Конституция мәхкәмәсенә күпме вакыт кирәк булачагын беркем дә әйтә алмый", диде Җәмилев.

Аннексияләнгән Кырымның статусын билгеләү өчен Конституция комиссиясе карарын башта Югары Радада кимендә 226 депутатның хуплавы кирәк. Аннары Югары Рада карарын Конституция мәхкәмәсе хупларга тиеш. Шуннан соң Конституциянең Кырым белән бәйле 10нчы маддәсенә үзгәрешләрне кабул итү өчен Югары Радада 423 депутатның кимендә 300нең хуплап тавыш бирүе кирәк.

XS
SM
MD
LG