Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты: дөньяда террор һөҗүмнәре кискен кимегән


Кабулда террор гамәле, 16 август.
Кабулда террор гамәле, 16 август.

Дөньяда 2017 елда террор гамәлләре саны кискен кимегән. Моның төп сәбәбе дип Гыйракның зур өлешен контрольдә тоткан "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен юк итү атала.

Узган ел дөньяда 8584 террор гамәле кылынган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 23 процентка кимрәк. 2017 елда барлыгы 19 мең тирәсе кеше һәлак булган. Бу хакта АКШ Дәүләт департаментының террорчылык турындагы еллык хисабында язылган.

Хисаптан күренүенчә, террор гамәлләре йөз илдә оештырылган, әмма биш ил - Әфганстан, Гыйрак, Һиндстан, Пакыстан һәм Филиппин террор һөҗүмнәре иң күп оештырылган үзәкләр диелә.

Террор гамәлләреннән иң зур зыян күрүче ил дип Әфганстан аталган, биредә 4672 кеше һәлак булган.

Хисапны тәкъдим иткәндә Дәүләт департаментны вәкиле Нэйтан Сэйлс күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы хәрби чаралар нәтиҗәсендә Гыйракта хәл тотрыклылана дип белдерде. Биредә 2017 еллда 4269 кеше террор корбаны булган, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 50 процентка кимрәк.

Сэйлс якын киләчәктә террор яңа формаларга керергә мөмкин дип кисәтте. Чөнки террорчылык челтәрләре сугышчылары үз илләренә кайтып, "йомшак макстларга" - кунакханәләргә, базарларга, җәмәгать урыннарына һөҗүмнәр оештырырга мөмкин диде ул.

Террорчылыкка ярдәм итүче илләр исемлегенә Иран, Төньяк Корея, Судан һәм Сүрия кертелгән. Иран террорчылык төркемнәренә иң актив ярдәм күрсәтүче буларак аталган.

XS
SM
MD
LG