Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиянең 33 оешмасына һәм кешесенә карата яңа чикләүләр кертте


Яңа чикләүләргә дучар булган 33 кеше һәм оешма Русиянең саклану һәм күзләү тармаклары белән бәйле дип хәбәр ителә.

АКШ Русиянең саклану һәм күзләү тармакларында эшләгән 33 русиялегә һәм оешмага каршы чикләүләр кертте. Моның турында АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Хизер Нойерт игълан итте.

2017 елда кабул ителгән CAATSA канунына күрә, АКШ хакимияте әлеге кешеләр һәм оешмалар белән хезмәттәшлек иткән өчен дә чикләүләр кертә ала.

Исемлеккә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте, Евгений Пригожинның "Конкорд менеджмент һәм консалтинг" һәм "Конкорд кейтеринг" ширкәтләре, Евгений Пригожин үзе, "трольләр фабрикасы"ның ихтимал булган хезмәткәрләре, АКШ президенты сайлавына тыкшынуда гаепләнгән Русия күзләү идарәсе вәкилләре кертелгән.

Нойерт санкцияләр кертүне Дональд Трамп 20 сентябрь көнне имзалаган карарга бәйләде.

XS
SM
MD
LG