Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнам президенты Чан Дай Куанг вафат


Вьетнам президенты Чан Дай Куанг
Вьетнам президенты Чан Дай Куанг

Чан Дай Куанг озак авырудан соң вафат булды. Аңа 61 яшь иде.

Вьетнам президенты Чан Дай Куанг җомга Ханойдагы Үзәк хәрби хастаханәдә вафат булган. Бу хакта дәүләт матбугат чараларына сылтанып Reuters хәбәр итә.

Чан Дай Куанг Вьетнам президенты булып 2016 елның апрелендә сайланды. Аның өчен илдә иң югары хакимият оешмасы саналган Милли җыен депутатларының 90 проценты тавыш биргән иде.

Моңа кадәр Чан Дай Куанг җәмәгать иминлеге министры вазифасында эшләде. Оппозиция вәкилләренең даими кулга алынулары сәбәпле, министрлыкның эшчәнлеге Вьетнам активистлары һәм халыкара хокук яклау оешмалары тарафыннан тәнкыйтьләнеп торды.

XS
SM
MD
LG