Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие вазифасына дүрт намзәт дәгъва итә


Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җыены, архив фотосы
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җыены, архив фотосы

Башкортстан мөфтие булу өчен дүрт намзәт тәкъдим ителгән. Алар арасында хәзерге мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин дә бар.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте башлыгына дүрт кеше дәгъва кыла. Намзәтләр 56 имам катнашында узган пленумда тәкъдим ителгән дип яза "Коммерсантъ-Уфа".

Алар арасында хәзерге мөфти 71 яшьлек Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин дә бар. Әлеге вазифада ул 26 ел эшли. Моннан тыш, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы хаҗ комитеты җитәкчесе Илшат Хафизов, Уфа эшмәкәре, "Фәтхислам" мәчете имамы 28 яшьлек Айнур Биргалин һәм Сибайдагы "Тәкъва" мәчете имам-хатыйбы 69 яшьлек Әгъләметдин Газизов дәгъва итә.

Диния нәзарәте вәкиле Илдар Ишеев сүзләренчә, пленумда намзәтләрне "ирекле һәм ихтыяри тәкъдим итү" булган. "Без бөтен гамәлләрне республика хакимияте белән килештердек", ди ул.

14 март Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда икътисади мәсьәләләрнең хәл ителмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмавы әйтелде. Нигъмәтуллин эшчәнлеген аеруча аның урынбасары Айнур Арсланов тәнкыйтькә тотты. Әмма Арсланов үзе намзәтләр арасында юк.

Башкортстан мөфтие биш елга бер нәзарәт җыены катнашучыларының күпчелек тавышы белән сайлана. Сайлау 21 ноябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG