Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә активистларга һөҗүм итү очраклары арта


Алексей Навальный һөҗүмнән соң (архив фотосы)
Алексей Навальный һөҗүмнән соң (архив фотосы)

Соңгы дүрт елда Русиядә активистларга, журналистларга һәм сәясәтчеләргә 200дән артык һөҗүм очрагы теркәлгән. Аларның яртысы Алексей Навальный белән бәйле.

Активистлар өчен иң куркыныч төбәкләр Мәскәү (52 очрак), Петербур (23), Краснодар крае (15) булган. Бу хакта "Апология протеста" юридик хезмәтенең хисабында әйтелә.

Һөҗүмнәр саны ел саен арта ди хисап авторлары. 2015 елда һөҗүм һәм янауларның 21 факты теркәлгән булса, 2018 елда инде Русиядә һөҗүмнәр, узган ике зур митингта кыйнауларны да исәпкә алып, 80ннән артып киткән.

Бер үк вакытта, кыйнауларга дучар булган активистлар еш кына үзләре үк административ яки җинаять эшләре нигезендә гаепләнүчегә әйләнә. Моннан тыш, активистларга карата полиция генә түгел, НОД, SERB оешмалары, казаклар кебек "хакимияткә лояль булган төркемнәр" дә көч куллана диелә хисапта.

Активистларның машиналарына һәм ишекләренә төрле рәсемнәр ясап китәләр, тәрәзәләренә аталар, машиналарын һәм йортларын яндыралар, үзләренә буяу, "зеленка" сибәләр. Хисап авторлары белдерүенчә, һөҗүм очракларының яртысы оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары һәм аның үзе белән бәйле.

"Хәзерге Русиядә сивиль һәм сәяси активистларга карата көч куллану нормага әйләнде. Әгәр син активист булырга хәл иткәнсең икән, тыныч протест чараларында тоткарлауларга, тентүләргә, кулга алуларга, янауларга һәм һөҗүмнәргә әзер булып торырга тиешсең", диелә хокук яклаучылар хисабында.

"Апология протеста" тыныч урам чаралары оештыручыларга һәм аларда катнашучыларга хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG