Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актер Илфат Юмагулов вафат


Илфат Юмагулов (1962-2018)
Илфат Юмагулов (1962-2018)

Бүген Уфада театр һәм кино актеры, Башкортстанның атказанган артисты Илфат Юмагулов вафат булды.

Актерга 56 яшь булган. Якыннары әйтүенчә, ул ике көн кома хәлендә ятып, җан биргән.

Илфат Юмагулов белән хушлашу чарасы 23 йә 24 сентябрь көнне иртә белән узачак. Мәрхүмнең җәсәден Гафури районына алып кайтып, туган авылында җирләячәкләр, дип хәбәр итә Башинформ.

Илфат Юмагулов 1962 елда Башкортстанның Гафури районы Йолык авылында туа. 1987 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлык бүлеген (курсның сәнгать җитәкчесе Рифкат Исрафилов) тәмамлый. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында, Уфаның "Нур" татар драма театрында эшли. "Ай тотылган төндә", "Соңгы узаман", "Балакайларым", "Сөясеңме, сөймисеңме" спектакльләрендә рольләр башкарып, тамашачы күңелен яулый.

Илфат Юмагулов берничә фильмда төшкән – "Ай кызы", "Медаль", "Рәхмәт". Пьесаларны башкорт теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән, шигырьләр һәм сәхнә әсәрләре язган. "Бүләк" дип аталган беренче пьесасы республика драматургия бәйгесендә өченче премиягә лаек булды.

XS
SM
MD
LG