Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан федераль үзәккә акча җибәрүне 98 млрд сумга арттырган


Бу елның беренче сигез ае нәтиҗәләренә караганда, керемнәрнең бары 36 проценты гына республикада калган, 64 проценты Мәскәүгә киткән.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстанның федераль бюджетка салым акчалары җибәрүне шактый арттыруы турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, бу елның сигез аенда федераль үзәккә түләүләр былтыргы белән чагыштырганда 98 млрд сумга арткан.

Министр федераль үзәккә барлыгы күпме акча китүен әйтмәде. 2017 елда республикада җыелган салым акчаларының 58,3 проценты, ягъни 328,5 млрд сум Мәскәүгә киткән.

XS
SM
MD
LG