Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рудольф Нуриев турында яңа фильм премьерасы була


Рудольф Нуриев
Рудольф Нуриев

25 сентябрьдә мәшһүр биюче Рудольф Нуриев турында "Нуриев. Аның сәхнәсе – бөтен дөнья” дип аталган яңа документаль фильмның дөнья премьерасы узачак.

25 сентябрьдә мәшһүр биюче Рудольф Нуриев турында "Нуриев. Аның сәхнәсе – бөтен дөнья" дип аталган яңа документаль фильмның дөнья премьерасы уза. 29 сентябрь аны Мәскәүдә күрсәтәләр. Премьера "Каро.Октябрь" кинотеатрында уза.

Фильмны караганнан соң тамашачылар авторлар белән очрашачак. Мәскәүгә фильмның режиссерлары Джеки һәм Дэвид Моррислар, продюсеры Тревор Битти килә.

Режиссерлар әйтүенчә, "Рудольф Нуриевның тормыш юлы бию сәнгате белән илһамланучы тамашачыны әле һаман да, гыйсьянчы бию патшасы үлеменә 25 ел узганнан соң да дулкынландыра һәм кызыксыну уята". Нуриевның тормышы калын китапларда тасвирланган булса да, һәм аның турында моңа кадәр дә фильмнар төшерелүгә карамастан, фильм авторлары Рудольф турында ниндидер яңа әйберләр сөйләргә мөмкин ди. Моррислар әлегә Нуриевны хөрмәт итүчеләрнең киң даирәләренә билгеле булмаган уникаль видеоматериал тапканнар. Ул кадрларда Нуриев заманча хореографлар Марта Грэм, Пол Тейлор һәм Мюррей Луи балетларын биергә өйрәнә.

Фильмда Нуриевның тормыш юлы аның совет чорындагы хәерче балачагыннан башлап сөйләп бирелә. Аны халык ни өчен шулкадәр яратканын аңлатырга тырышалар. Нуриевның популярлыгын битломания белән чагыштырганнар. Артист үзе кадрда биюче буларак та, сөйләүче буларак та чыга. Фильмның киңәшчеләре – Нуриевны шәхсән күреп белгән кешеләр – танылган балериналар Гислен Тесмар, Алла Осипенко һәм Антуанетт Сибли, хореограф Пьер Лакотт, Виктор Хоххаузер (Большой һәм Мариин театрлары белән ярты гасырдан артык хезмәттәшлек иткән Британия продюсеры), һәм Британиянең иң өлкән яшьтәге балет тәнкыйтьчесе Клемент Крисп.

Фильмда Нуриевны балетны яңа дәрәҗәгә күтәргән феномен дип атыйлар, шулай ук үзе чын дип санаган сәнгатьне тудыру хакына системага каршы көрәшкәнен дә билгеләп узалар.

Шулай ук бүген билгеле булганча, Нуриев турындагы тагын бер фильм – "Ак карга" 31нче Токио кинофестиваленең конкурс програмына кергән. Кинофорумда тәкъдим ителәчәк фильмнар исемлеге Япония башкаласында Toranomon Hills бинасында игълан ителде. Фильмда Рудольф Нуриев ролен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан Олег Ивенко башкарган.

XS
SM
MD
LG