Accessibility links

Миңнеханов: Пенсия реформасы – котылгысыз адым


Рөстәм Миңнеханов:
Рөстәм Миңнеханов:

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядәге пенсия реформасын котылгысыз адым дип атады һәм аны һәркем узарга тиеш дигән фикер белдерде.

"Эксперт Online"га әңгәмәдә Миңнеханов "Мин Русиянең көчле булуы тарафдары. Ул – минем илем. Мин Татарстанның көчле булуы тарафдары. Мин көчле гаилә тарафдары. Шуңа күрә мин патриот. Пенсия реформасы – котылгысыз адым. Ошыймы, ошамыймы, бу юлны без барыбер узарга тиеш", ди Миңнеханов.

Прогрессив салым турында сорауга җавап биреп Татарстан президенты: "Бу кайчан да булса булачак. Финансист буларак шуны әйтә алам: Прогрессив шкала булганда без керем салымын күпкә азрак җыя идек. Хәзер дә без аңа карап күбрәк акча җыймаячакбыз. Әмма инде без үзгәргәч – ун-унбиш елдан – аны барыбер кертергә кирәк булачак", ди.

Шул ук вакытта Миңнеханов кешеләргә үзләренең әле дә исән булуы өчен Аллаһка рәхмәт укырга киңәш итә. "Һәр иртә уяну белән син исән булуың, бүген дә уянуың өчен Аллаһка рәхмәт әйтергә тиеш. Тормыш шундый ул. Бер кешенең дә тормышы бал да май түгел. Барыбыз да югалтабыз", ди Миңнеханов.

Ярлылык турында сорауга да Татарстан президентның җавабы үзенчәлекле. "Кешенең ике кулы, ике аягы бар икән, нишләп ул ярлы булсын", дип Миңнеханов урам чистартучылар, вахтерлар, йөк ташучылар җитешмәвен искә ала һәм "Беркем дә эшләргә теләми, кешеләр эшкә килгән өчен генә хезмәт хакы түләнүен тели", дип йомгаклый.

XS
SM
MD
LG