Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы төбәкләрдә туган телләр кануны үтәлешен тикшерәчәк


Мәскәү туган телләрне ихтыярига калдыру кануны үтәлешен тикшерәчәк һәм аның төп нигезләмәләрен аңлату өчен эш алып барачак.

Русия мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре туган телләрне укыту турындагы канунның төбәкләрдә ничек үтәлүен тикшерәчәк. Әлеге канун июль аенда кабул ителгән иде. Министр урынбасары Павел Зенькович Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышында туган телләр турындагы канунның үтәлешен күзәтү эше башланды, дигән. Бу турыда ТАСС яза.

"Хезмәттәшләрем төбәкләр белән бу тикшерүне алып бара, канун күптән түгел генә кабул ителгәнлектән һәм уку елы башы гына булганга, эш алга таба да дәвам итәчәк. Безгә депутатлар белән бергәләп канунның төп нигезләмәләрен аңлату өчен зур эш алып барырга туры киләчәк", дигән министр урынбасары.

Комитетның бу утырышы мәгариф министрлыклары эшчәнлегендә кануннар һәм нормативлар белән эшләүне оештыру мәсьәләсенә багышланган иде.

25 июльдә Русия думасы республикаларда туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында канун кабул итте. Канунны 388 депутат хуплады, ике кеше каршы тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG