Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия җирләрен Чечняга бирүгә каршы митингта катнашучыларны тоткарлыйлар


Архив фотосы
Архив фотосы

Магас шәһәренә кергән юлда Чечня һәм Ингушетия чикләрен үзгәртүгә каршы килештерелмәгән митинг уза. Шәһәргә керү ябылган, интернет өзелгән дип хәбәр ителә.

Митингта йөздән артык кеше катнаша. Росгвардия хезмәткәрләре кешеләрне таратырга булган, ләкин алар таралырга җыенмаган. Кешеләрне таралырга Магас мэры Беслан Цечоев та күндерә алмаган дип яза "Кавказ.Реалии".

Бераздан тоткарлаулар башланган диелә. Тәртип саклаучылар тоткарланучыларны полиция бүлегенә алып китмәячәкләре турында белдергән.

Әлеге вакытта Магаска керү юлын хәрбиләр саклавы турында языла.

Ингушетия башкаласында чәршәмбе төньяк Кавказ республикалары башлыклары Рамзан Кадыров, Вячеслав Битаров һәм Юрий Коков Русия президенты вәкиле Александр Матовников белән очрашуга килде. Бүген шулай ук Ингушетиянең Сунженский районының бер өлешен Чечняга тапшыру турында килешү имзалау дә көтелә дип белдерелә. Әлеге хәбәр җирле халыкта ризасызлык уятты. Ингушетия эчке эшләр министрлыгы рөхсәтсез митингларга чыгу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтте.

Быел сентябрь башында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республиканың чикләрен билгеләү һәм ачыклау комиссиясе төзеде. Соңрак Ингушетиянең Сунженский районы башлыгы вазифасыннан ките. Халык моны җирләрне Чечняга бирү ихтималы белән бәйләде.

"Кавказский узел" язуынча, 1992 елда Чечен-Ингуш автоном республикасын бүлгән чакта алар арасында төгәл чикләр билгеләнми кала. Соңрак республикалар җитәкчелеге чикләрне билгеләү турында берничә тапкыр килешә. Ләкин 2000нче еллар уртасыннан кайбер җирләрнең кайсы республикага керүе турындагы бәхәсләр янә калкып чыга.

XS
SM
MD
LG