Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Татар зиратында Һади Максудины искә алу чарасы узачак


Иске Татар зиратында Һади Максуди кабере
Иске Татар зиратында Һади Максуди кабере

28 сентябрь Һади Максудиның тууына 150 ел тулган көнне Иске Татар зиратында аны искә алу чарасы булачак.

Чараны "Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары уздыра. Алар җомга көндезге сәгать икедә Иске Татар зиратында Максуди каберен зиярәт итәргә чакыра. "Шәхесебезнең рухына дога кылырбыз, кабер тирәсен юып-чистартып алырбыз, теләгән кешеләр чәчәк куяр", ди оештыручылар.

Һади Максуди - атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист һәм нәшир. Ул төзегән "Мөгаллим сәни" гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук Максуди Казанда беренче татар китапханәсен - "Китапханәи исламия"не оештыручы буларак та билгеле. Нәшир һәм журналист буларак Һади Максуди 12 ел дәвамында "Йолдыз" газетын чыгара, "Фәнни камус" исемле татарча беренче энциклопедик сүзлек бастыра.

Һади Максуди кабере Габдулла Тукай каберенең сул ягында урнашкан.

XS
SM
MD
LG