Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә унлап төбәк башлыгы вазифасыннан алынырга мөмкин


Владимир Путин Рөстәм Хәмитов белән
Владимир Путин Рөстәм Хәмитов белән

Русия президенты Владимир Путин киләсе сайлауларга кадәр унлап төбәк башлыгын вазифаларыннан җибәрергә мөмкин. Алар арасында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов исеме дә бар.

Президент идарәсенә якын чыганаклар сүзләренчә, берничә губернатор бер ай эчендә, калганнары киләсе язда алынырга мөмкин. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә.

Вазифаларыннан Курски өлкәсе губернаторы Александр Михайлов, Липецки өлкәсе җитәкчесе Олег Королев, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Мурмански өлкәсе башлыгы Марина Ковтун, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Курган өлкәсе җитәкчесе Алексей Кокорин һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов җибәрелергә мөмкин дип яза басма.

Тагын бер чыганак Петербур губернаторы Георгий Полтавченконың китүе дә мөмкин дип хәбәр иткән. Аның мөддәте 2019 елда тәмамлана.

Элегрәк Путин Әстерхан өлкәсе, Приморски крае һәм Кабарда-Балкар республикасы башлыкларын вазифаларыннан алды.

XS
SM
MD
LG