Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телендә фән фестивале үтәчәк


Дөнья татар яшьләре форумы татар телендә фәннәр үсешен максат куйган "Гыйлем" фест" чарасын оештыра. Бәйге-фестивальдә Татарстанның барлык мәктәпләре катнаша ала.

Бәйге-фестиваль ике этаптан торачак. Башта мәктәп укучылары укытучылар белән бергә теге яки бу фәнгә багышланган фәнни-тикшеренү яки социаль проект әзерләргә тиеш. Ул татар телендә булырга тиеш. Әлеге проект башкару нәтиҗәсендә ниндидер продукт барлыкка килергә тиеш.

"Мисал өчен, укучылар биологиядән татар телендә берәр фәнни-тикшеренү проектын башкаралар, ул табигатьтәге яки җәмгыятьтәге нинди дә булса проблемны чишүгә юнәлә. Проектлар татар телен үстерү, аны популярлаштыруга да юнәлергә мөмкин. Әйтик, татар телендә мобиль кушымта булдыру", дип аңлатты Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Баштан читтән торып җибәрелгән проектлар сайлап алу этабын уза. 10 ноябрь көнне исә финалга узган укучылар Казанда, зур мәйданчыкта үз проектларын тәкъдим итәчәк. "Шул көнне татарча фән көнен оештырырбыз. Теләгән кешеләр килә, укучыларның проектлары белән таныша, татарча кызыклы лекторийларда катнаша һәм башкасы", ди Яруллин.

Аның сүзләренчә, чараның төп максаты булып укучыларга һәм җәмгыятькә татар теленең фәндә дә яши һәм үсә алуын күрсәтә алуы тора. Фәнне татар телендә популярлаштыру, татар телен өйрәнүгә мотивация арттыру, мәгариф системында татар телендә укытуны саклап калу, татар теленең кулланылыш даирәләрен арттыру максатлары куела.

Фестиваль-бәйгедә җиңгән проектларга, аларны үстерү өчен акчалы призлар каралган.

XS
SM
MD
LG