Accessibility links

Кайнар хәбәр

Феофан мөселманнарны да православ гимназияләргә чакырырга өнди


Корылтай барышы
Корылтай барышы

Казанда, үз тарихында өченче тапкыр православ укытучылары корылтае үтә. Быел ул “Балалар. Хөррият һәм җаваплылык" шигаре астында оештырылды.

Казан семинариясенә җыелган кунаклар арасында төрле милләт вәкилләре булса да, аларның дин нигезләрен туган телләрендә өйрәнү мөмкинлеге юк икән. Әлки районының Хузангай авылыннан килгән чуаш милләтеннән Любовь Мукусева мәктәптә дин һәм әхлак дәресен укыта. Чиркәүгә дә йөри, үзе әйткәнчә аенда келәүләр фәкать урыс телендә алып барыла, балаларны насара дине нигезләре белән танышу да туган телдә башкаралмый.

"Безнең чиркәүгә әбиләр килеп чуаш телендә догалар кылылар үзе, берьяктан келәүне туган телдә ишетү яхшы ул, әмма без бит үзебез дә чуаш чиркәү телен аңлап бетермибез. Сөйләм теле бер нәрсә, чуаш чиркәү теле икенче. Шуңа урысча булсын инде ул. Мин мәктәптә "Дин нигезләре һәм дөньяви әхлак" дәресләрен укытам. Православ нигезләрен өйрәтергә дә була, әмма бездә бит төрле милләт вәкилләре укый”, ди ул.

Чүпрәле районының Хорновар-Шигали авылыннан килгән чуашлар әйткәнчә аларның гыйбадәтханәсендә дә келәү урыс телендә бара. Рухани чуашның чиркәү генә түгел сөйләм телен белми икән.

Корылтайга бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Үзенең бер сәгатькә сузылган нотыгында ул уку-укыту турында бик күп сөйләмәде. Аның каравы Көнбатыш илләрне сүкте. Ягъни либераль карашлар илне какшата дип җиткерде. Татарстанга һәм аның җитәкчесенә мәдхия укыды.

"Без искиткеч республикада яшибез – аның исеме Татарстан. Монда ике төп халык яши, алар ислам һәм православ тарафдарлары. Татарстан-ул ике канатлы кош сыман. Бер канаты җәрәхәтләнсә ул иркен оча алмас иде. Безнең җитәкчелек сәламәт позициядә тора, президент Рөстәм Миңнеханов бу балансны саклау өчен тырыша. Шуңа да православ мөгаллимнәре үзләрен иҗтимагый яссылыктан читтә торучы булып хис итмәскә тиеш. Без бердәм организм.

Феофан Казанда православ гимназия ачылу, анда бөтен шартлар тудырылганы хакында да әйтте һәм мөселманнарны да анда чакырырга өндәде.

Татарстанга митрополит булып килгәндә Феофан мәктәпләрдә православ нигезләрен өйрәнерелергә тиеш дип кискен әйтсә дә, бүген ул "дин нигезләре һәм әхлак" фәне керүе яхшы күренеш диде.

Татарстан мәгариф министлыгы вәкиле Татьяна Лустина китергән мәгълүматка күрә, ата-аналарның чагыштырмача 70 проценты "Дини мәдәният һәм дөньяви этика" дәресләрен яклый икән.

XS
SM
MD
LG