Accessibility links

Украин режиссеры Олег Сенцовның ачлык тотуына 140 көн тулды


Олег Сенцов 140 көн ачлык тота

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Ямал-ненец төбәге идарәсе 140 көн ачлык тотучы украин режиссеры Олег Сенцовның яңа фотосын бастырды. Фото Лабытнанги шәһәре хастаханәсендә ясалган.

Рәсми хәбәрләргә күрә, Сенцовның сәламәтлеге "тотрыклы" дип санала.

27 сентябрь көнне Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы
башлыгы Михаил Федотов Сенцовның сәламәтлеге турында Украина Югары Радасы кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисовага язды. Аерым алганда хатта украин тоткынының таяну-йөрү әгъзалары сәламәтлеге белән проблемнары булу сәбәпле даими хастаханә күзәтүе астында булуы әйтелә.

Федотов хатында шулай ук 8 июньнән башлап Олег Сенцов тукландыру кушылмасын һәм көндәлек инфузион терапия алуы турында да әйтелә. Шура башлыгы авыруның тормышына куркыныч туу һәм көчләп дәвалау өчен чаралар күрү мөһимлеге юклыгын әйтә.

Русиядә террорчылыкта гаепләнеп 20 елга хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп 14 майдан бирле ачлык тота.

XS
SM
MD
LG