Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яровая кануннарының" интернет-трафик саклауны таләп итүче өлеше гамәлгә керде


1 октябрьдән Русия интернет-провайдерлары кулланучыларның интернет-трафигын 30 тәүлек дәвамында сакларга тиеш.

1 октябрьдән Русиядә "Яровая кануннары" дип танылган кануннарның тагын бер өлеше гамәлгә керде. Хәзер интернет-провайдерлар кулланучыларның интернет-трафигын 30 тәүлек дәвамында сакларга тиеш. Саклау урыннарын биш ел дәвамында ел саен 15 процентка арттыру планлаштырыла.

"Яровая кануны" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын 30 көннән алты айга кадәр сакларга мәҗбүр итә. Моннан тыш, алар әлеге мәгълүматны махсус хезмәтләр таләбе белән тапшырырга да мәҗбүр. 2018 елның 1 июлендә канунның абонентларның телефоннан сөйләшүләрен, SMS-ларын һәм интернет кулланучыларның электрон хәбәрләшүләрен алты ай буена саклауны таләп итүче өлеше гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG