Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: яңа пенсия туплау системына кертү өчен русияләрдән рөхсәт сорамаячаклар


Пенсия реформасына каршы митинг
Пенсия реформасына каршы митинг

Русияләрне шәхси пенсия капиталы системына үзләреннән ризалык сорап тормый гына кертеп куячаклар.

Русия хөкүмәте пенсияләрнең тупланма өлешен кире кайтару реформасы әзерли. Яңа реформа дәшми калуның килешү икәнен таный торган канун нормасына нигезләнәчәк дип яза РБК.

Бу халыкны шәхси пенсия капиталы системына автоматик рәвештә кертүне аңлата, ә баш тарту өчен гариза язарга кирәк ди басма чыганаклары.

Әлеге үзгәрешләр тупланма системына моңа кадәр кергән 70 млн кешегә кагылачак. Шул ук вакытта кешеләр үзләренең системга кертелүе турында хәбәр алырга тиеш диелә.

Бу хактагы канун өлгесе әзерләнә генә, башка аңлатмалар әлегә бирә алмыйбыз дигәннәр Үзәк банкта.

Шәхси пенсия капиталы концепциясе 2016 елның сентябрендә тәкъдим ителгән иде. Ул моңа кадәр туңдырылган тупланма пенсияне заманчалаштырачак дип белдерелде. Барлык эшләүче русияләрне әлеге системга кертеп, аларның хезмәт хакларыннан күпмедер өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына җибәрү күз уңында тотылды. Кертемнәр күләмен һәр ел саен бер процентка арттырып, алты процентка җиткерү фаразланды.

Финанс министрлыгы шәхси пенсия капиталы системын 2019 елда эшләтеп җибәрмәкче иде. Әмма соңрак бу дата 2020 елның 1 гыйнварына күчерелде. Чыганаклар сүзләренә караганда, канун өлгесен якын араларда чыгаруга халык каршы булырга мөмкин, чөнки әле пенсия яшен арттыру реформасы да авыр бара.

XS
SM
MD
LG