Материал авторы Владимир Мазурин сүзләренчә, мәкаләнең электрон версиясенә үзгәрешләр керткәннәр. Бу хакта Мазуринга сылтанып, "Новая газета" яза. "Город 24" газетының баш мөхәрриреннән үз акчасына басманың бөтен тиражын сатып алырга кушылган дип сөйләгән журналист.
"Новая газета" тулырак мәгълүмат бирми, "Город 24" мөхәррире белән дә элемтәгә кереп булмый.
Кефе тирәсендә йорт салуы турында 2006 елда Дмитрий Киселев Украинаның "Факты" басмасына сөйләгән иде. Ул вакытта Киселев йорт төзү өчен банктан 10 елга кредит алуы турында белдерде.