Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү галиме: Татарстанда ана телендә укытканга БДИны яхшы бирәләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәскәү дәүләт педагогия институты галиме Елизавета Хамраева Татарстана БДИ нәтиҗәләренең яхшы булуы мәктәпләрдә ана телендә укыту саклану белән бәйле дип белдерде.

Педагогия фәннәре докторы Елизавета Хамраева сүзләренчә, ана телендә укыту урыс телен өйрәнүнең сыйфатын арттыра. Бу хакта ул урыс теленең полиэтник мохиттә үсешен өйрәнүгә багышланган, Казанда узучы конференциядә белдерде дип яза Татар-информ.

"Бүген социальләшү өчен кешегә бер генә тел җитми. Ике-өч булса, тагын да әйбәтрәк. Туган телне яхшы белү башка телне өйрәнүгә ярдәм итә. Мин хезмәттәшләремә һәрвакыт Татарстанны үрнәк итеп куям. Биредә БДИны, Русиянең үзәк төбәкләре белән чагыштырганда, яхшырак тапшыралар, чөнки фәннәрне туган телләрдә укыталар", дигән Хамраева.

Ул шулай ук фәннәрне туган телдә укытуны үстерү тәкъдимнәре белән дә уртаклашкан.

Былтыр Татарстанда урыс теленнән БДИда уртача балл 72,53, ә Русиядә уртача балл 69,06 булган. Республикада 51 укучы урыс теленнән 100 балл алган.

XS
SM
MD
LG