Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Медведев Русия икътисадын доллардан арындыру проектын расларга җыена


Әлеге план ВТБ башлыгы Андрей Костин тәкдим иткән чараларга нигезләнә. Халыкара сату-алуда ешрак рубль куллану тәкъдим ителә. Долларны бөтенләй тыю турында сүз бармый.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев якын атналарда Русия икътисадының доллардан баш тартуы турындагы проектны расларга тиеш. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, The Bell хәбәр итә.

Әлеге план ВТБ башлыгы Андрей Костин быел июльдә тәкъдим иткән чараларга нигезләнә диелә. Аерым алганда, канун өлгесендә халыкара исәп-хисапларда ешрак рубль куллану тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта исәп-хисапларны долларда алып баруны тыю турында сүз бармый диләр басма чыганаклары. Хөкүмәт бизнесны рубльдә һәм юань яки евро кебек башка валютага күчерер өчен уңайлы механизмнар төзергә тели дип белдерелә.

План турында фикер алышуларда Үзәк банк, ВТБ һәм Русиянең башка эре банклары катнаша диелә. Доллардан акрынлап баш тартуга кимендә биш ел узарга мөмкин.

Русия хөкүмәте исә, бу планнар турындагы хәбәрне кире кага. "Хөкүмәттә доллар исәп-хисапларыннан, доллар йөрешеннән баш тарту һәм башка төрле чикләү планнары юк", дип яза ТАСС хөкүмәтнең матбугат хезмәтенә сылтанып.

АКШ Русиягә яңа чикләүләр кертү турында кисәткәннән соң, Мәскәүдә ил икътисадын долларлаштырудан арындыру турында сүзләр күп йөри башлады.

Июльдә Америка Конгрессына яңа чикләүләр тәкъдиме кертелгән иде. Документта, аерым алганда, Русия банкларының доллар исәпләрен томалау турында да әйтелә.

XS
SM
MD
LG