Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәктән иң зур дотация алучы төбәкләр унлыгында Башкортстан да бар


Федераль казнадан 2019 елда иң зур дотация алучы төбәкләр унлыгында Башкортстан да бар. Беренче урында - Дагыстан.

Башкортстан киләсе елда Мәскәүдән 15,6 млрд сум акча алачак.

Беренче бишлеккә Дагыстан, Якутия, Камчатка, Алтай крае һәм Чечня кергән. Аларга бөтен дотацияләрнең өчтән бер өлеше туры килә. Дагыстанга федераль үзәктән бюджетларын тулыландыру өчен 66 млрд сум, Чечняга - 30 млрд, Кырымга 20 млрд сум чамасы бүленәчәк. Бу хакта РБК яза.

2014-2019 елларда федераль үзәктән даими ярдәм алучы 72 төбәк бар.

2017 елның сентябрендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия җитәкчелеге республикада дотацияләрне арттырырга тиеш дигән иде. Ул моны төбәктә балаларның күп тууы белән аңлатты.

Чечня бюджетының 80 процентын федераль акчалар тәшкил итә. Русиядә оппозиция вәкилләре әлеге акчаларның күп өлеше Кадыровның "рәхәт яшәве өчен тотыла" дип саный. Чечня башлыгы үзе акчаның каян алынуы турындагы сорауларга "Аллаһ бирә" дип җаваплый.

Башкортстан әлеге исемлекнең унынчы урынында. Күптән түгел "Ведомости" басмасы республика башлыгы Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда башлык вазифасыннан җибәрелергә мөмкин дип язды.

XS
SM
MD
LG