Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Чаллыда республика бюджетына багышланган киңәшмәдә дәүләт бурычының күләме һәм аны киметү чаралары турында белдерде. Министр сүзләренчә, 1 сентябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы 94,9 млрд сум тәшкил иткән. Бурычларның 84,9 млрд сумы - федераль бюджет кердитлары.
"Бөтен кредитлар 0,1 процент белән бирелгән. Бушка дияргә мөмкин. Ләкин 2023 елдан без бик зур суммалар түли башлаячакбыз - ел саен җиде миллиардка кадәр. Әлегә ике ел дәвамында 300 миллион сумга кадәр генә түләп торабыз. Аннары миллиардлар китә. Бурыч киеренке", дип сөйләгән Гайзатуллин. Министр сүзләрен "Бизнес Онлайн" китерә.
Гайзатуллин шулай ук Татарстан коммерцияле банклардан кредитлар ала алмый дип тә белдерде. "Бурыч керемнәрнең 50 процентыннан артмаска тиеш. Шуңа күрә безгә керемне арттырырга кирәк. Федераль бюджет өлгесендә алдагы елларда безгә бюджет кредиты бирү каралмаган. Үзебезнең керемнәргә генә өметләнәсе кала", ди ул.
Татарстанда киләсе ел бюджетына бәйле җәмәгать тыңлаулары уза. 2019 елда бюджет дефициты 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Татарстанның гомум бюджетының керемнәре 271,5 сум, чыгымнары - 275,6 млрд сум булыр дип фаразлана. Бюджетны әзерләгәндә нефть бәясе 63,4 доллар, доллар бәясе 63,2 сум, инфляция 4,3 процент дип исәпләнгән.