Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәнҗү бар. Аллаһ биргән суда коенып булмый"


Архив фотосы
Архив фотосы

Ираида Шәфигуллина мөселманча су коену киеменнән бассейнга кертмәүне мәхкәмәсез генә хәл итәргә тели. Татарстан мөслимәләр берлеге җитәкчесе бу мәсьәләне бергәләп чишәргә кирәк ди.

2 октябрь Казанда мөселманча су коену киеменнән булган 71 яшьлек Ираида Шәфигуллинаны "Акварена" бассейнына кертмәгәннәр. Аның ябык киеме комплекс хезмәткәрләренә ошамаган.

"Сәламәтлегемә бәйле табиб миңа бассейнга йөрергә киңәш итте, чөнки умыртка сөягемдә алты бүсер бар. Мин ислам кушканча яшим, шул сәбәпле мөселманча су коену киемендә йөзәм. Ике ел "Акварена" бассейнына йөрдем, бернинди проблем булмады, беркем канәгатьсезлеген белдермәде.

Узган җомга бассейнга бер айга акча түләп куйдым һәм гадәттәгечә йөзәргә кердем. Шунда бассейнга бер хатын-кыз кереп, сезгә хәзер үк кабул итү урынына барырга кушалар, чөнки бездә мөселманча су коену киемендә йөзү ярамый диде.

Ираида Шәфигуллинаның бассейнда коенган киеме
Ираида Шәфигуллинаның бассейнда коенган киеме

Мин киенеп чыгачагымны әйттем һәм бассейн җитәкчесен чакыруларын сорадым. Җитәкче Ләйсән ханым (Масленникова - ред.) минем киенеп чыкканымны көтмичә киткән иде. Шуннан мин үземнең телефон номерымны калдырдым һәм җитәкченең шалтыратып сәбәпләрен аңлатуны үтендем. Ләйсән ханым миңа шалтыратып "мөселман киемендә су коенырга ярамый" диде. Шуннан мин бу таләпләрнең кайда язылуы белән кызыксындым. Аларның ниндидер "зәңгәр папка"лары бар һәм ул шунда язылганын әйтте.

Табиб күрсәтмәсе булгач бәлкем миңа искәрмә ясарлар һәм мин бу хакта берәр гариза да яза алам дип әйтеп карадым. Җитәкче хуплап та, каршы да бер сүз әйтмәде. Аның белән сишәмбе киләчәкмен дип саубуллаштык", ди Шәфигуллина. Килгәч аны кертмәгәннәр.

"Керештә торучы кызлар ниндидер Оксананы чакырырга дип сөйләштеләр. Оксана мөселман киеменнән булганга мине бассейнга кертмәүләрен әйтте. Мин сәбәпләрен сорадым, кемгә нинди зыян китерүем белән кызыксындым. Бәлкем Русия бөтенлегенә куркыныч тудырамдыр дип әйтеп карадым. Җитәкчене чакыруларын таләп иттем. Ләйсән ханым ялда булып чыкты, минем белән бер өлкән кеше сөйләште. Ул да мине ишетергә теләмәде.

"Сезнең су коену киеме астында нәрсә булганын күрмибез бит" диләр. "Комиссия чакырыгыз да тикшерегез, мин риза" дидем. Алар инде аңлар дип өметләндем, әмма булмады. Шуннан улыма шалтыраттым. Улым минем юрист. Ул мондый хәлгә гаҗәпләнү белдерде", ди Ираида ханым.

Аның әйтүенчә, ул мәсьәләне мәхкәмәсез генә хәл итү яклы, чөнки бу бассейнда йөзүен дәвам итәргә тели.

"Акварена" бассейны
"Акварена" бассейны

"Акварена"да температура 28 дәрәҗә җылы. Башкаларда салкынрак. Аннары монда пенсионерларга ташлама каралган, аена 1200 сум түләдем. Башка бассейн аена 8 мең сум тора. Мин бит пенсионер. Шуңа монда калу миңа отышлы", ди Шәфигуллина.

Ул күп булмаса да элегрәк бу бассейнда башка мөслимәләрне дә күргәләгән һәм гомумән башка йөзүчеләр тарафыннан үзенә ниндидер аерым игътибар сизмәгән.

"Ике ел йөрдем беркем миңа игътибар итмәде. Аннары бассейндагы җитәкчеләр миңа: “Башкалар да сезнең кебек шулай күпләп мөселманча киенеп килә башласалар дип дәгъва белдерде. 80 яшьлек әбиләр ишелеп мөселман киеменнән килер дип шикләнәләр инде. Бик зур куркыныч бит!

Җәмгыять бит инде мөселманнарга күнегә. Әле берничә ел элек моңа аптырап карарлар иде, хәзер инде беркемне гаҗәпләндереп булмый. Мин хаҗда булган кеше һәм бассейнда йөрисем килә дип кенә чишенә алмыйм. Рәнҗү бар. Аллаһ биргән суда коенырга ярамый булып чыга. Даими мич артына качып елап утыру дөрес түгел, шуңа дәгъваларыбызны белдерү кирәктер", ди ул.

Азатлык аңлатма алырга теләп "Акварена" комплексына да шалтыраткан иде, әмма анда җитәкченең ялда булуын һәм 16 октябрьдә генә эшкә чыгуын әйттеләр.

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина мондый очракта бассейнны алмаштыру отышлырак булыр дип саный.

"Сугышып булмый, башка бассейн эзләргә кирәк. Дини кануннарны, милли традицияләрне аңламаучылар бар. Алар сирәк була, әмма алар бар. Алар әле урыс милләтеннән түгел, ә нәкъ үзебезнең татарлар була. Урыслардан аңламау очрагын очраткан юк.

Ул хатын безгә мөрәҗәгать итмәде. Мәсьәләне үзе генә хәл итмәкче була күрәсең. Мөрәҗәгать итсә, ул оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп мәсьәләне хәл итәргә тырышыр идек. Ялгыз кешене беркайчан да ишетмиләр. Бергәләп хәл итәргә кирәк", диде ул.

Җиһаншина сүзләренчә, кайвакыт мөслимәләр үзләре дә бассейнга ярамаган киемнән керә.

"Без бассейн оештырып карадык мөслимәләр урамга чыга торган киемнән киләләр иде, ә суда гигиена таләпләре бар", диде ул.

Азатлык "Акварена" җитәкчесеннән аңлатма алырга тырышачак.

XS
SM
MD
LG