Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия ГРУны бөтен дөньяда киберһөҗүмнәр оештыруда гаепләде


Британия тышкы эшләр министрлыгы Русия хәрби көчләре генераль штабының баш идарәсен (элекке Баш күзләү идарәсе - ГРУ) бөтен дөньяда "сайлап тормый гына һәм дуамал" киберһөҗүмнәр оештыруда гаепләде.

Министрлык сайтында урнаштырылган белдерүдә язылганча, Британия Кибериминлек милли үзәге "сәяси институтларга, бизнес, матбугат чараларына һәм спорт оешмаларына" һөҗүм ясаучы кайбер хакер төремнәре артында Русиянең хәрби күзләү идарәсе торган дигән нәтиҗәгә килгән.

Британия тышкы эшләр министрлыгы раславынча, сүз Дөнья допингка каршы агентлыгына, АКШның Демократик фиркасенә, Украинаның транспорт челтәренә киберһөҗүмнәр турында бара. Аларның максаты "демократияне какшату" булган диелә. Документта ГРУ белән бәйләнештә булуда шикләнелгән 10 хакер төркеме атала.

Британия министрлыгы белдерүендә язылганча, киберһөҗүмнәр халыкра кануннарны боза. Британия махсус хезмәтләре җаваплылык Кремльдә дип исәпли.

Белдерүдә Британия һәм аның беректәшләре киберһөҗүмнәргә каршы чаралар күрәчәк һәм ГРУның халыкара тотрыклылыкны бозарга омтылышларына җавап бирәчәк диелә.

XS
SM
MD
LG