Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда прокуратура җитәкчелегендәге коррупция турындагы мәгълүматны тикшерәләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда тикшерү комитеты республика прокуратурасы җитәкчелегенең коррупциягә бәйлелеге турындагы мәгълүматны тикшерә.

"Коммерсант" үз чыганагына таянып язуынча, элегрәк ришвәт бирүдә шикләнелеп тоткарланган Уфа шәһәр шурасы депутаты Вадим Рамазанов акчаларны прокуратура җитәкчелегенә бирүен әйткән.

Аерым алганда прокуратура республика прокурорының беренче урынбасары Олег Горбуновның тузган торак йорты программасын гамәлгә ашыруда вәкаләтләрен арттыруда шикләнелгән Уфа түрәләренә карата җинаять эшентуктатуын тикшерә.

Бу карарны Горбунов 2017 елның мартында чыгара. Соңрак аны республика прокуроры да яклап чыга. Ләкин Русия прокурор урынбасары Виктор Гринь бу карарны үзгәртә һәм шуннан соң төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче элекке вице-мэр Александр Филлипов һәм капиталь төзелеш идарәсенең элекке җитәкчесе Марат Гариевка карата җинаять эше кузгатыла.

"Тикшерүчеләрдә республика прокуроры беренче урынбасарының мондый карар кабул итүе Уфа түрәләренең финанс яктан буш итмәү белән бәйле булырга мөмкин дигән мәгълүмат бар. 10 миллион сум дигән саннар яңгырый. Тикшерү барышында Олег Горбуновтан тыш, Тикшерү комитеты эшчәнлеген күзәтү бүлеге урынбасары Артур Шаретдинов һәм элекке вице-мэр сорауларга җавап бирергә тиеш, диде "Коммерсант" чыганагы.

Билгеле булганча, 11 сентрябрь көнне Уфада зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелеп Совет районы прокуроры Рамил Гарифуллин тоткарланды. Тикшерүчеләр бу акчалар Уфа эшмәкәре Дмитрий Комлевның җир мәсьәләләрен хәл итү өчен бирелгән дип саный. Биш миллион сумны Гарифуллин Вадим Рамазановтан ала.

Басма язуынча, Гарифуллин тикшерүчеләр белән хезмәттәшлеккә барып прокуратура хезмәткәрләре һәм Уфа бизнесы вәкилләренә карата мәгълүматлар бирә. Гарифулин тоткарланганнан соң Русия баш прокуратурасы Башкортстанга тикшерүчеләрне юллый.

Тикшерү комитетында бу эшкә бәйле аңлатма бирмиләр.

XS
SM
MD
LG