Accessibility links

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Олег Сенцовның ачлык тотуын туктатуын белдерә


Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Валерий Максименко украин режиссеры Олег Сенцовның ачлык тотуын туктатуын белдерде. Сенцов ачлык тотуны 2018 елның 14 маенда башлаган иде.

Олег Сенцов Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп 140 көннән артык ачлык тотты. Ул үзенә тукландыру кушылмасы бирүләренә ризалашкан иде. Адвокатлар аның хәле начарлана бара дип белдерә килде.

"Мин барлык катнашучыларга, безнең табибларга һәм адвокатларга рәхмәтемне җиткерәм. Алар яшәргә кирәк һәм тормыш дәвам итә дип әйтә килде. Табиплар һәм безнең белгечләр аны ахыргача яшәргә кирәклеккә күндерә алды", дип китерә Максименко сүзләрен "Интерфакс".

Сенцов адвокатлары Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белдерүенә аңлатма бирмәде.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымый.

Соңгы айда 100дән артык кеше Сенцовны кичекмәстән азат итәргә чакырып чыгышлар ясады. Алар арасында мәдәният әһелләре, хокук яклаучыар һәм Көнбатыш илләре җитәкчеләре бар.

XS
SM
MD
LG