Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Путин туган көненә баннер элүче активистлар тоткарланды


7 октябрьдә Казанда "Бессрочка" чарасында катнашкан өч кешене тоткарладылар. Алар күпергә Русия президенты Владимир Путинны туган көне белән “котлап" баннер элергә маташкан иде.

7 октябрьдә Путинга 66 яшь тулды. Активистлар баннерында ул “карак” һәм “ялганчы” дип аталган иде.

"Бессрочка" чарасы пенсия яшен күтәрүгә каршы митинглардан соң 10 сентябрьдә башланды.

Активистлар Җиңү проспектындагы күпергә баннер элгәндә тотылды. Алар бу чара турында полициянең каян белүен аңлый алмауларын әйтә. Активистлар әйтүенчә, аларны үтеп баручы полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Күпергә элү өчен әзерләнгән баннер
Күпергә элү өчен әзерләнгән баннер

Элегрәк активистлар оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгару таләбе белән баннер элгән иде.

9 сентябрь митингларыннан соң Русиядә йөзләрчә кеше тоткарланды. Казанда 20-дән артык кешегә штраф һәм административ кулга алу җәзалары бирелде.

9 сентябрь митингларын Навальный оештырды, әмма митингка берничә көн кала ул инде кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG