Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиядән Сенцовны кичекмәстән азат итүне сорый


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Европа берлеге Русиядән 145 көн ачлык тоткан Олег Сенцовны һәм башка канунсыз тотылган украин ватандашларын азат итүне сорап, белдерү чыгарды.

Европа берлеге Русиядән Олег Сенцовны иреккә җибәрерүне һәм аңа ачлык тотканнан соң медицина ярдәме күрсәтүне сорады. Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле белдерүендә шулай ук Русиядә һәм аннексияләнгән Кырымда канунсыз тотылган Украина ватандашларын да азат итәргә чакырыла. Нәкъ шушы таләп белән Сенцов ачлык тоткан иде.

Укрина режиссеры үзенең ачлык тотуы белән "батырлык, ныклык һәм фидакәрьлек күрсәтте", диелә белдерүдә. Русия хакимиятләренә Сенцовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү өчен җаваплылык йөкләнә.

Олег Сенцов 6 октябрьдән ачлык тотуны туктатуы турында белдерде. Моны ул төрмә җитәкчелегенең көчләп ашата башлаячаклары белән аңлатты.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы урынбасары Валерий Максименко "Известия"гә табиблар Сенцовның хәлен күзәтеп тора дип сөйләгән. Максименко сүзләренчә, ул инде төрмә һәм тоткыннар тормышы турында фильм сценарие дә яза башлаган.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымый.

Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп ул 145 көн артык ачлык тотты. Ул үзенә тукландыру кушылмасы бирүләренә ризалашкан иде. Адвокатлар аның хәле начарлана бара дип белдерә килде.

XS
SM
MD
LG