Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда автобуста йөрү бәясен 32 сумга кадәр күтәрергә телиләр


Казанның автотранспорт оешмалары вәкилләре шәһәр автобусларында йөрү бәясен 25 сумнан 32 сумга кадәр күтәрүне сорый. Югыйсә, атобуслар кышын бөтенләй чыкмый башлаячак дип кисәтәләр.

Казанның автотранспорт оешмалары шәһәр башкарма комитетына яңа тарифлар турында исәпләүләр керткән. Шәһәр халкын 62нче санлы маршрут буенча йөртү хокукы өчен быел алты килешү төзегән Владимир Капитонов тарифларны күтәрүгә ягулык, алмаш детальләр һәм резина бәясе артуы сәбәп булып тора ди. "Казан автобус паркы - Русиядә иң яңасы, заманчасы һәм "яше" дип атарга мөмкин, ә йөрү бәясе - иң түбәннәрнең берсе. Бу бит мантыйкка сыймый", ди Капитонов. Аның сүзләрен "Реальное время" китерә.

11нче һәм 43нче санлы маршрутларны хезмәтләндерүче "Байлык" җәмгыятен гамәлгә куючы һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Руслан Йосыпов сүзләренчә, 2015 елда дизель ягулыгының бер литры 32,75 сум торса, хәзер ул 42,80 сум. "Русиядә җитештерелгән бер көпчәк бәясе өч ел эчендә тугыз мең сумнан 14 мең сумга җитте. Ә ул ике айга бер тузып тора. Алмаш детальләр чит илдән кайтарыла, ә алар доллар бәясенә бәйле", ди Йосыпов.

Әмма тарифларны арттыруның төп нигезе - шәһәр халкының юл йөрү бәясен электрон карталар белән түләүгә күчүе. "Халык айга бер 750 сумлык бер транспорт картасы ала да, 25 сум түлисе урынга 15 сум түләп йөри. Ә үзкыйммәт - 30 сум. Электрон карта алып йөрүчеләр саны ел саен геометрик прогрессиядә арта. 2016 елның апрелендә йөрү хакын биш сумга күтәрүгә ирештек, ә нәтиҗәдә сигез сум югалттык", ди Йосыпов.

Капитонов сүзләренчә, көннәр салкынайткан саен, урамнарга автобуслар азрак чыга башлаячак, чөнки ягулык алырга акча юк.

Татарстанның тарифлар комитеты матбугат сүзчесе Гөлзада Кычакова әлегә бу хакта рәсми мөрәҗәгать булмады дип белдерә.

XS
SM
MD
LG