Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сугыш кирәк-яраклары саклау урынында снарядлар шартлый


Сугыш кирәк-яраклары саклау урынында шартлау (архив фотосы)
Сугыш кирәк-яраклары саклау урынында шартлау (архив фотосы)

Украинаның Чернигов өлкәсендәге Ичня авылы янында cугыш кирәк-яраклары саклау урынында янгын һәм шартлаулар башланды. 10 мең кеше эвакуацияләнгән, якын-тирә юллар һәм һава киңлеге ябылган.

Шартлауның ни сәбәпле килеп чыгуы әлегә билгесез дип белдерә Украина саклану министрлыгы. Яраланучылар яки һәлак булучылар турында хәбәр юк. Тирә-як авыллардан 10 мең кеше эвакуацияләнгән. Вакыйга урыныныннан 20 чакрым радиуста тимер юл һәм машиналар хәрәкәте туктатылган, һава киңлеге ябылган дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

Шартлау урынына Украина баш штабы җитәкчесе Виктор Муженко һәм премьер-министр Владимир Гройсман килгән. Биредә 220 коткаручы һәм 60 берәмлек техника эшли диелә.

Мондый хәл былтыр сентябрьдә Украина үзәгендәге Калиновка шәһәре янында корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклау урынында булган иде. Украина баш прокуроры Юрий Луценко әлеге эшне тикшерү ахырга якынлаша, вазифадагы дистәләгән кеше җаваплылыкка тарттырылачак диде.

2017 елның мартында янгын чыгу сәбәпле, Харьков өлкәсендәге Балаклава шәһәре янындагы сугыш кирәк-яракларының күп өлеше юк ителде. Баш хәрби прокурор Анатолий Матиос моны Русия махсус хезмәтләре оештырды дип белдерде.

Әлеге вакыйгалардан соң Украина хөкүмәте хәрби складларда иминлек тәэмин итү өчен 100 млн һривня (237 млн сум) бүлеп биргән иде.

XS
SM
MD
LG