Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгәннәр башка шәһәрләргә күчерелә


Әлмира Жукова

Уфада тикшерү изоляторлары тулу сәбәпе, хөкем ителүчеләрне Башкортстанның башка шәһәрләренә җибәрә башлаганнар. Бу исә Идел буе хәрби мәхкәмәсе карарын бозу санала, ди адвокатлар.

Башкортстандагы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (УФСИН) Уфаның беренче санлы тикшерү изоляторында утыручы "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән сигез кешене республиканың башка шәһәрләренә күчергән. Идел буе хәрби мәхкәмәсе исә бөтен хөкем ителүчеләр дә хөкем карары үз көченә кергәнче Уфаның беренче санлы тикшерү изоляторында утырырга тиеш дигән карар чыгарган иде.

24 ел төрмә җәзасы алган Ринат Нурлыгаяновның әтисе һәм яклаучысы Рәниф Нурлыгаянов фикеренчә, УФСИНның әлеге гамәлләре адвокатлар эшенә комачаулый. "Яклаучыларның хөкем ителүчеләр янына еш барып йөрү мөмкинлеге булмаячак", дигән Нурлыгаянов Idel.Реалиига.

Адвокатлар әлеге эш нигезендә аппеляция шикаятьләре әзерләү белән мәшгуль. Рәниф әфәнде беренче санлы тикшерү изоляторының тулы булуын сәбәп итеп күрсәтү нигезле түгел ди һәм улының ике кешелек камерада тотылуы турында әйтә.

Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә ханым хөкем ителүчеләрнең сигезе Стәрлетамак, Бөре һәм Дүртөйлегә күчерелгән дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Уфадан Линар Вахитов, Илгиз Гыймалетдинов, Рөстәм Хәмзин, Урал Якупов, Фәнис Әхмәтшин, Радик Әхмәтов, Рөстәм Галләмов һәм кайбер фаразларга караганда, Рөстәм Латыйпов җибәрелгән.

Алдагы көннәрдә әлеге эш нигезендә хөкем ителгән башкаларны да күчерү көтелә диелә. Нурлыгаянова сүзләренчә, адвокатлар Русия мәхкәмәләренә һәм Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә тикшерү барышында, хөкем ителүчеләрне күчергәндә, мәхкәмәдәге хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр әзерли. Уфа изолтяторыннан башка шәһәрләргә җибәрү дә шикаять ителәчәк.

Рәниф һәм Миләүшә Нурлыгаяновлар мәгълүматын хокук яклаучы Әлмира Жукова да раслады. Ул да хөкем ителүчеләрне Уфадан читкә җибәрүне шикаять итәргә җыенуы турында белдерде.

30 июль Идел буе бүлгесенең хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшендә катнашуда гаепләнгән 21 мөселманга җинаять карары чыгарды. Алар 5 елдан 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Утырыш Уфаның Орджоникидзе мәхкәмәсе бинасында ябык шартларда узды. 10 кеше террорчыл оешма төзүдә һәм көч белән хакимиятне алу ниятендә, 11 кеше террорчыл оешма эшендә катнашуда гаепле дип табылды. Алар 5 елдан 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде һәм 100 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штрафка тарттырылды.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Русиядә тыелган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG