Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсия фонды җитәкчесе: коррупциячеләрдән алынган акчалар пенсия түләүгә тотылачак


Антон Дроздов
Антон Дроздов

Коррупциядә гаепләнгән кешеләрдән тартып алынган акчалар 2019 елдан башлап русияләр өчен пенсия түләүгә китәчәк.

Русия Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов сүзләренчә, Русия думасына кертелгән бюджет проектында коррупциячеләрдән алынган акчалар Пенсия фонды кереме дип билгеләнгән. Бу хакта ул Известия басмасына интервьюда әйткән. "Күпме акча керә, шул кадәр түлибез", ди ул.

Август ахырында Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Дроздов һәм аның гаиләсенә кагылышлы тикшерү чыгарган иде. Фонд хисабыннан күренүенчә, Дроздов гаиләсендә миллиард сум тирәсе торган күчемсез милек бар. Боларга Мәскәү янындагы дача, шәһәрнең иң яхшы районнарындагы берничә фатир керә диелде.

Шул ук вакытта, фонд мәгълүматына караганда, Дроздовның хезмәт хакы елына дүрт миллион сум тирәсе генә тәшкил итә, ә бөтен гаиләсенең гомум кереме соңгы тугыз елда 79 миллион сум булган. Бу сумма гаилә кулындагы күчемсез милек бәясеннән 12 тапкырга кимрәк.

XS
SM
MD
LG