Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда социаль ипотека йортларын төзүче оешма җитәкчесе тоткарланган


"Салават күпере"ндәге йорт
"Салават күпере"ндәге йорт

"Брасэлитстрой+" оешмасы җитәкчесе Җәүдәт Камалов социаль ипотека програмы аша 102 млн сум акча урлауда шикләнелә.

Җәүдәт Камаловны Казан янында тикшерү комитеты тоткарлаган дип хәбәр итә "Реальное время".

Тикшерү мәгълүматына караганда, бюджет акчалары 2017 елның гыйнварыннан Татарстанның берничә районында социаль корылмалар төзегәндә урланылган. Беренче чиратта, бу социаль ипотека йортлары. Алар арасында "Салават күпере" торак комплексы да бар.

Басма чыганаклары белдерүенчә, төзелеш өчен "Барсэлитстрой+" дәүләттән 400 млн сумнан артыграк акча алган, әмма йортларны төзеп бетергәч, хисапларда 102 млн сумның кая киткәнен раслый алмаган.

Акча урлау факты оешмада эшләүчеләргә хезмәт хакы түләмәү турындагы җинаять эшен тикшергәндә ачыклана.

Җәйүдәт Камалов оешмасы "Салават күпере"нә "Камгэсстрой" оешмасы үз йөкләмләрен башкара алмый башлагач килгән иде.

XS
SM
MD
LG