Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген алучылар билгеле


Салават Әбүзәров
Салават Әбүзәров

Ике елга бер тапшырылучы Салават Юлаев бүләгенә быел Салават Әбүзәров, Ләйлә Исмәгыйлова һәм Рифкать Арсланов лаек дип игълан ителде.

Башкортостан башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген тапшыру турындагы фәрманга кул куйды. Быел ул өч кешегә бирелә. Бүләкне "Гамәл дәфтәре" шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен язучы, "Агыйдел" әдәби-нәфис һәм публицистик журналның проза бүлеге мөхәррире Салават Әбүзәров алды.

Шулай ук "Аркайым" балеты өчен композитор, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы мөдире Ләйлә Исмәгыйлова һәм "Кремль балеты" театрының сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстеры Андрей Петров лаек булды.

Салават Юлаев бүләгенең өченче иясе - Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Рифкать Арсланов. Ул моңа сынлы сәнгать өлкәсендәге "Салават күпере" иҗади проекты өчен лаек дип табылды.

Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге 1967 елда булдырыла һәм Башкортстан мәдәниятенең алтын фондына кергән әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр һәм эшләр өчен бирелә. Премия ике елга бер тапкыр тапшырыла. Әлеге бүләкне алучылар арасында язучылар Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, композиторлар Заһир Исәмгыйлов, Нариман Сабитов, рәссамнар Александр Тюлькин, Борис Домашников, Әхмәт Лотфуллин һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле бар.

2016 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар арасында җәнҗал да килеп чыккан иде. Ул вакыттагы Башкортстан язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбайне үзен дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәндә хәрәмләшүдә гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG