Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара ПЕН-клуб: Русиядә сүз иреге тупас рәвештә кысыла


ПЕН-үзәкләр Русиядә сүз иреген кысучы кануннар чыгаруны, сәяси эзәрлекләүләрне туктатуны сорый.

Владимир Путин 2012 елда өченче мәртәбә президент булып сайланганнан соң Русия хакимияте интернетта һәм башка мәйданнарда мәгълүмат таралуны контрольдә тотуны көчәйтте, әлеге гамәлләр Русиядә сүз иреге кысылуга китерә. Бу хакта Халыкара ПЕН-клуб, ПЕН-Мәскәү һәм ПЕН-Петербург төзегән бердәм хисапта әйтелә.

Хисап керешендә язучы Людмила Улицкая сүз иреген кысу фактлары бер урында җыелганда бигрәк тә авыр хис кала, бу "очраклы вакыйгалар түгел, ә Русия тормышы логикасы" дигән тойгы туа ди.

"Документ дәүләт һәм сивил җәмгыять, дәүләт һәм аерым кеше, дәүләт һәм сәнгатькәр мөнәсәбәтләренең котычкыч картинасын сурәтли," дип яза Улицкая.

ПЕН-үзәкләр хисабында Русиядә 2012-2018 елларда сүз иреген кысу очраклары китерелә. Авторлар фикеренчә, соңгы елларда ирекле фикер белдерү, сивил җәмгыять эшчәнлеге һәм башкача уй йөртү өчен чикләр тарая. Кануннарның төгәл булмавы, аларны сайлап кына куллану Русия ватандашларының мәгълүмат алу хокукларын чикли, цензура кулланнуга һәм җәмгыятьтә күзәтчелек урнаштырырга мөмкинлек бирә ди хисап авторлары.

Хисапта шулай ук 20 елга төрмәгә ябылган украин режиссеры Олег Сенцов һәм дәүләт акчасын үзләштерүдә гаепләнгән режиссер Кирил Серебренниковка да аерым урын бирелгән.

Халыкара ПЕН-клуб Русия хакимиятен илдә сүз иреген кысуны кичекмәстән туктатуны һәм ирекле иҗтимагый дискуссия үстерү мөмкинлекләре булдыруны сорый. Моның өчен, беренче чиратта, илдә сүз иреген кысучы кануннарны гамәлдән чыгарырга, журналистларны һәм интернет кулланучыларны сәяси яктан мәхкәмә эзәрлекләүләрен туктатырга һәм мондый гаепләүләр белән тоткынлыкта утыручыларны азат итәргә кирәк диләр бәйсез язучылар.

XS
SM
MD
LG